Укытучым минем

Мой учитель

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кулыбыздан тотып җитәкләп, Алып кердең белем иленә. Әниләрдәй олы мәхәббәт Уята алдың туган телемә. Укытучым, минем күңелләргә Өмет орлыкларын чәчәсең. Яхшылыкка безне өйрәтеп, Изге эшкә безне дәшәсең. Чыңлаганда соңгы кыңгырау, Ниләр булыр икән уеңда. Тормыш итү юлын күрсәттең, Рәхмәтлебез гомер буена. Укытучым, минем күңелләргә Өмет орлыкларын чәчәсең. Яхшылыкка безне өйрәтеп, Изге эшкә безне дәшәсең. Чал төскә кергәндер чәчләрең, Әмма елмаюдыр йөзеңдә. Син укыткан кызлар-егетләр Онытмаслар сине мәңгегә. Укытучым, минем күңелләргә Өмет орлыкларын чәчәсең. Яхшылыкка безне өйрәтеп, Изге эшкә безне дәшәсең. Яхшылыкка безне өйрәтеп, Изге эшкә безне дәшәсең... Изге эшкә безне дәшәсең...

Русский перевод

За руки бережно ведя, Ты ввел нас в страну знаний. Как мать, великою любовью Ты пробудил мне родной язык. Учитель мой, в сердца людские Ты сеешь семена надежды. Уча нас добру, ты зовешь нас К делам светлым и праведным. Когда прозвонит последний звонок, О чем тогда твоя дума. Ты показал дорогу жизни, Мы благодарны на весь век. Учитель мой, в сердца людские Ты сеешь семена надежды. Уча нас добру, ты зовешь нас К делам светлым и праведным. Седина легла на твои волосы, Но улыбка живет на лице. Парни и девушки, что ты учил, Не забудут тебя навсегда. Учитель мой, в сердца людские Ты сеешь семена надежды. Уча нас добру, ты зовешь нас К делам светлым и праведным. Уча нас добру, ты зовешь нас К делам светлым и праведным... К делам светлым и праведным...