Оригинальный текст
Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу:
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.
Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр.
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр.
Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дустыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.
Күпме булды минем якын дуслар.
Күпме иде сөйгән иптәшем.
Калдым ялгыз, саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.
Белмим, тагы нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дустның сизәрмен.
Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп.
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!
Айлар түген, еллар... авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешу бәхете белән
Инде. язмыш, мине бүләклә!
Русский перевод
Тяжка, нестерпима та минута,
Когда уходишь, зная: не вернуть.
Любовь и дружба на земле - твое богатство,
Когда они с тобой - и жизнь полна.
Любовь и дружба - тонкой нитью
Связали чистые сердца.
Без них теряет смысл земная
И жизнь, и каждый день, и каждый час.
И вдруг - горький ветер судьбы
Разделит с близким другом навсегда.
Последний поцелуй и слезы
Не стереть из памяти уже.
Сколько было у меня друзей,
Сколько было милых мне товарищей.
Я остался один, храня на щеке
Жаркую слезу каждого из них.
Не знаю, в каких еще безднах
Мне, качаясь, плыть и дальше.
Но на увядшей щеке я всегда
Почую последнюю слезу друга.
Много горечи я в мире вкусил,
Тяжкой, рвущей сердце тоски.
Плачем и жарким поцелуем,
Судьба, соедини нас с другом!
Не месяцы - годы... тяжелая скорбь
Горой стояла в сердце моем.
Даруй же, судьба, минуту встречи,
Счастье встречи - мне подари!