Оригинальный текст
Йөрәкләр кушылды, ә юллар аерылды -
Уртага ярылды тормышлар.
Яртышар-яртышар калдык без - нишләрбез
Язмыштан булмаса узмышлар?
Сөйгәнем - ятларда.
Моңсу таң атканда өзелә җаннарым, өзелә.
Хәсрәтем югала, шатлыгым югала
Бер генә карасам йөзеңә.
Дөм кара төннәрдә, йолдызлар сүнгәндә
Йөрәкне чакмалый чагырмын.
Менәрмен үрләргә, төшәрмен гүрләргә -
Язмыштан узмышлар табырбыз.
Русский перевод
Сердца сошлись, а дороги разошлись -
Надвое жизнь разломилась.
Пополам мы остались - что нам теперь?
Если нет нам судьбы превыше?
Мой любимый - среди чужих.
На грустном рассвете рвётся душа, рвётся.
Гаснет печаль, гаснет и радость,
Стоит мне лишь на тебя взглянуть.
В глухих чёрных ночах, когда гаснут звёзды,
Я сердце кремнём высеку.
Взойду на вершины, сойду и в могилы -
Мы найдём, что судьбы сильнее.