Укытучыма (второй вариант)

Моему учителю (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Исемдә алтын сукмакка Тәү аяк баскан көнем - Тәү башлап мәктәп ишеген Үрелеп ачкан көнем. Син, укытучым, шундый назлап, Карадың күзләремә. Сүнмәслек зур дәртләр салдың Бәләкәч йөрәгемә. Син сөйләдең бәхетемнең Аклыгы турасында, Туган илдәге халыкның Шатлыгы турасында. Син, укытучым, шундый назлап, Карадың күзләремә. Сүнмәслек зур дәртләр салдың Бәләкәч йөрәгемә. Син җитәкләп мендең мине Тауларның биегенә, Алып киттең далаларга, Диңгезләр киңлегенә. Син, укытучым, шундый назлап, Карадың күзләремә. Сүнмәслек зур дәртләр салдың Бәләкәч йөрәгемә. Син яртырга өйрәттең Һәрбер бизәген җирнең, Йолдызлы зәңгәр күкләрнең Серләрен ачып бирдең. Син, укытучым, шундый назлап, Карадың күзләремә. Сүнмәслек зур дәртләр салдың Бәләкәч йөрәгемә.

Русский перевод

Помню: по золотой тропе Впервые я ступил - И школьную дверь, к высокому, Я тянувшись, открыл. Ты, учитель мой, так нежно Взглянул в мои глаза. Ты вложил неугасимый Жар в мое сердце тогда. Ты мне говорил о чистой Белизне моего счастья, О народной радости На родной земле прекрасной. Ты, учитель мой, так нежно Взглянул в мои глаза. Ты вложил неугасимый Жар в мое сердце тогда. Ты меня вёл за собою К высотам горных вершин, Уводил в просторы степи, В ширь морских глубин. Ты, учитель мой, так нежно Взглянул в мои глаза. Ты вложил неугасимый Жар в мое сердце тогда. Ты учил лучиться светом Каждый узор земли, И тайны звёздных, синих Небес мне открыть смогли. Ты, учитель мой, так нежно Взглянул в мои глаза. Ты вложил неугасимый Жар в мое сердце тогда.