Кичке нурлар

Вечерние лучи

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алтын нурларга уралып, Таң ата, шәфәкъ бата. Кама буйларында үскән Яшьләр җырлашып кайта. Күк читендә балкый тулган ай, Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай. Шул җирләрдә үтә безнең Җәйләребез, кышыбыз. Канатлы яшьләр үстеләр, Бәхетле тормышыбыз. Күк читендә балкый тулган ай, Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай. Кичке моңнар күңелләргә Сүрелмәс дәртләр бирә. Киләчәк матур көннәргә Йөрәкне җилкендерә. Күк читендә балкый тулган ай, Кичке нурларда тирбәлә ямьле Исәнбай.

Русский перевод

В золотые лучи укутавшись, Утро встает, а заря угасает. Выросшие у Камы ребята С песней домой возвращаются. На краю небес сияет полная луна, В вечерних лучах качается дивный Исэнбай. На тех местах проходят наши Лета и зимы, годы судьбы. Окрепли крылатые юные души, Наша жизнь - счастливой быть. На краю небес сияет полная луна, В вечерних лучах качается дивный Исэнбай. Вечерние напевы сердцам Нескончаемый пыл дарят. К будущим светлым дням Сердце трепетно устремляют. На краю небес сияет полная луна, В вечерних лучах качается дивный Исэнбай.