Чирмешән

Чирмешән

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чирмешән буйлары - яшел тугай, Кырларында алтын бодайлар, Шул җирләрдә бергә уйнап үскән Яшьлегемнең дусты берәү бар. Чирмешән... Бормаланып аккан Чирмешән. Аның белән бергә Булсам мин гомергә, Бәхет йолдызыма ирешәм. Чирмешән буйлары - бөдрә таллар, Сабаклары суга иелгән, Талчыбыктай зифа буе белән Һич кенә ул китми күңелдән. Чирмешән... Бормаланып аккан Чирмешән. Аның белән бергә Булсам мин гомергә, Бәхет йолдызыма ирешәм. Чирмешән буйларына кайтмый калсам, Бик күрәсем килеп юксынам. Җилфердәтеп зәңгәр яулыкларын, Иркәм каршы чыгадыр сыман. Чирмешән... Бормаланып аккан Чирмешән. Аның белән бергә Булсам мин гомергә, Бәхет йолдызыма ирешәм.

Русский перевод

Берега Чирмешани - зеленый луг, На полях ее - золотая пшеница, Там, где вместе росли, играя в круг, Есть друг моей юности - светлая лица. Чирмешань... Извилисто текущая Чирмешань. С нею быть мне рядом Навсегда и взглядом - К своей звезде счастья я дотянусь. Берега Чирмешани - кудрявый ивник, Ветви к воде наклонены низко, Ива гибкая - тонкий стан, как прутик, Не уходит из сердца она близко. Чирмешань... Извилисто текущая Чирмешань. С нею быть мне рядом Навсегда и взглядом - К своей звезде счастья я дотянусь. Если к берегам Чирмешани не вернусь, Так тянет, что тоскую и маюсь. Будто встречает, платок голубой встряхнув, Моя милая - так мне кажется. Чирмешань... Извилисто текущая Чирмешань. С нею быть мне рядом Навсегда и взглядом - К своей звезде счастья я дотянусь.