Балкый Шәйморза утлары

Светятся огни Шәйморзы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Балкый Шәйморза утлары Зәңгәр таңнарга кадәр. Шәйморзаны оныта алмыйсың, Бер барып күрсәң әгәр. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза. Макталмый безнең Шәйморза Урманнар, күлләр белән. Балкый ул кайнар йөрәкләр, Якты күңелләр белән. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза. Яшь кызларын, егетләрен Шәһәрләр, вузлар тарта. Бик күпләре канатланып Туган якларга кайта. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза Яңара безнең Шәйморза, Нурланып үсә һаман. Илебез күгендә янган Якты бер йолдыз сыман. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза.

Русский перевод

Светятся огни Шәйморзы До самых синих зорь в окне. Не сможешь Шәйморзу забыть ты, Хотя бы раз побыв при мне. Шәйморза, Шәйморза, Родная наша Шәйморза; Гудят года нашей юности - Они уносятся у тебя. Не хвостит Шәйморза лесами, Не хвалится озёрным светом. Она горит сердцами жаркими, Светла душевным светлым летом. Шәйморза, Шәйморза, Родная наша Шәйморза; Гудят года нашей юности - Они уносятся у тебя. Девчат, ребят твоих уводят Вузы, города манят вдаль. Но многие, окрылённые, В родные края летят, как сталь. Шәйморза, Шәйморза, Родная наша Шәйморза; Гудят года нашей юности - Они уносятся у тебя. Обновлена наша Шәйморза, И с каждым днём ясней растёт. Как яркая звезда на небе Страны родной она плывёт. Шәйморза, Шәйморза, Родная наша Шәйморза; Гудят года нашей юности - Они уносятся у тебя.