Ул Казанда яшәгән

Он жил в Казани

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Зур кыяга баскан яшь бөркеттәй, Ильич тора мәрмәр ташында. Без-чәчәкләр җыеп китерәбез, Баш иябез аның каршында. Аның исемен йөрәкләрдә йөртеп, Без җиңүләр яулап алабыз. Яшь Ульянов үткән якты юлның Истәлеген саклый калабыз. Киң Иделнең ярларына басып, Тыңлаган ул дулкын моңнарын; Дулкыннар да сагынып сөйли төсле Яшь Ильичның бездә торганын. Ул - яшь бөркет зәңгәр киңлекләргә Очар өчен канат какканда, Ул беренче башлап көрәшләргә Күтәрелгән безнең Казанда. Ул кабызган утның ал нурлары Бар илләргә балкып тарала, Ул бүген дә безнең белән яши, Ул бүген дә безнең арада.

Русский перевод

Как юный беркут на вершине скалы, Ильич стоит на мраморном камне. Мы, собирая цветы, приносим И склоняемся перед ним. Его имя в сердцах храня, Мы завоевываем победы. Память светлого пути, Которым шел юный Ульянов, Мы бережем. На берегах широкой Волги, Он слушал песни волн; И волны будто с тоской говорят О том, что юный Ильич был у нас. Он - юный беркут, в синюю даль Крылья расправив для полета, Он первым поднялся к борьбе В нашей Казани. Алые лучи огня, что он зажег, Сиянием расходятся по всем странам, Он и сегодня живет с нами, Он и сегодня среди нас.