Туган як (беренче вариант)

Родной край (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кешене иленнән, йортыннан аерып, Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар. Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып. Онытылып калган күп җирләр бар. Ә сине, ә сине, ә сине, туган як, Бар микән сагынмый торган чак?! Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы. Йөрәгем һәрвакыт ярсулы! Күрдем мин гомремдә күңелле якларны, Яраткан җырларын ятладым. Белмимен, никтер мин, бер киткәч, шул якка Яңадан әйләнеп кайтмадым. Тик сине, тик сине, тик сине, туган як, Күңлемдә һәрвакыт сакладым. Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы. Йөрәгем һәрвакыт ярсулы! Анда да, тормышны гөл итеп бизәргә, Хуш исле чәчәкләр аттылар. Хезмәттә сусасаң, суларын эчәргә Шифалы чишмәләр актылар. Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа, туган як, Иң кайнар хисләрем тарттылар. Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы. Йөрәгем һәрвакыт ярсулы! Шул икән иң изге бу туган туфракка Мәңгелек мәхәббәт ялкыны. Шул икән көйдерә еракта торганда Иң көчле сагыну аркылы. Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы. Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!

Русский перевод

Есть много дорог и ветров, что уводят От дома, от края родного вдаль. Стираются в памяти, в сердце врезают, И столько мест забытых жаль. А ты, а ты, а ты, мой родной край, Бывает ли час, чтоб не тосковал я? Наверно, наверно, наверно, потому-то Сердце мое вечно пылает! Я видел за жизнь веселые страны, Любимые песни их выучил сам. Не знаю, зачем я, однажды уехав, Не воротился обратно к тем местам. Но тебя, но тебя, но тебя, родной край, В душе своей бережно я сохранял. Наверно, наверно, наверно, потому-то Сердце мое вечно пылает! И там, чтоб украсить жизнь как цветами, Расцвели душистые сады. И если в труде ты усох от жажды, Текли целебные ключи. Но к тебе, но к тебе, но к тебе, родной край, Тянулись мои самые жаркие чувства. Наверно, наверно, наверно, потому-то Сердце мое вечно пылает! Таков для святой земли этой родной Вечный огонь любви моей. Такой он сжигает вдали стоящего Сильнейшей тоскою путей. Наверно, наверно, наверно, потому-то Сердце мое вечно пылает!