Әниемнең җылы кочагы

Теплые объятия мамы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сөекле әниемнең Борчыгандыр җанын Күңелемнең көйсез һәр чагы. Еласам, юаткан, Иркәләп уйнаткан Әниемнең җылы кочагы. Уйнаудан туйганда, Талчыгып калганда, Ял сорагач керфек очларым, Җыр көйләп, тирбәтеп, Йоклаткан изрәтеп Әниемнең җылы кочагы. Давыллы көннәрдә, Ышыклап җилләрдән, Күкрәгенә кыскан кем тагы? Кадерләп үстергән, Яшәргә көч биргән Әниемнең җылы кочагы.

Русский перевод

Любимой моей мамы Тревожило, наверно, Души моей капризный каждый миг. Когда я плакал - нежно Ласкала и играла - Мамины теплые объятья. Когда с игры уставал, Изнемогал, смолкал, Ресницы просили покоя, Пела, качая, баюкая, Сладко усыпляла - Мамины теплые объятья. В бурные дни, укрыв От ветров, прижимала, Кто еще так к груди прижмет? С любовью растила, Жить силы дарила - Мамины теплые объятья.