Оригинальный текст
Агыйдел елгасы өстендә
Җәйге төн, айлы төн булганда,
Елгада көмештәй дулкыннар
Уйнаудан, шаулаудан тынганда
Шул чакта күңелдә дәрт биргән,
Моң биргән гүзәл җыр башлана.
Биектә, йолдызлы киңлектә
Нур сибеп, тулган ай чайкала.
Агыйдел буенда, болында
Чәчәккә салкын чык кунганда,
Көньяктан искән җил, таң җиле
Ярлардан томанны куганда,
Шул чакта күңелдә дәрт биргән,
Моң биргән гүзәл җыр башлана.
Җыр җанлы Агыйдел буйлары
Йөрәктә мәңгегә саклана.
Русский перевод
Над рекой Агыйдел
В летнюю ночь, в лунную ночь,
На реке серебристые волны
Смолкают, наигравшись и нашумев.
И тогда в душе, что дарит пыл,
Дарит напев, начинается песня.
В вышине, в звездной широте,
Свет струит, и полная луна качается.
У Агыйдела, на луговине,
Когда холодная роса ложится на цветы,
Южный ветер, ветер рассвета
Гонит туман с берегов,
И тогда в душе, что дарит пыл,
Дарит напев, начинается песня.
Певучие берега Агыйдела
Навеки в сердце хранятся.