Оригинальный текст
Партия, син биргән билетым
Йөрәгем белән гел янәшә.
Җанымны җылытып ул миңа,
Улым, дип эндәшә - гел дәшә.
Улым, дип эндәшә - чакыра
Табарга, төзергә яңаны;
Сөенеч китереп анага,
Бәхетле итәргә баланы.
Минем күк улларың күп синең,
Күктәге йолдызлардыр - саны.
Бу көчле һәм алсу балкудан
Яктыра, нурлана җир шары.
Кояш та мизгелләп сүрелә,
Йолдыз да бер калка, бер сүнә,
Партия ялкыны сүрелми,
Дөньяда андый көч бер генә.
Каршында булса да кыялар,
Бормый ул уңга да, сулга да.
Сафлары корычтан коелган, -
Чыдарлык утка да, суга да.
Ул сыза, юл итеп халыкка,
Үрләргә өндәгән партия.
Бу юлның маягы - коммунист,
Илһамчым, юлбашчым - партия!
Русский перевод
Партия, билет твой со мною
У сердца - всегда и везде.
Согрев мою душу, ко мне ты
«Сынок», - обращаешься, ждешь.
«Сынок», - ты зовешь неустанно
Искать, возводить новое;
Чтоб матери принести радость,
И сделать счастливым дитя.
Как небо, сынов у тебя -
Как звезд, - бесчисленны они.
От этого мощного света
Земной наш шар озарен.
И солнце на миг угасает,
И звезды то вспыхнут, то нет,
А пламя Партии не меркнет -
Во всем мире такая сила одна.
Хоть скалы стоят на пути ей,
Не свернет ни вправо, ни влево.
Ее ряды из стали отлиты -
Им впору и пламя, и вода.
Она чертит путь для народа,
Зовет к высоте - эта Партия.
Маяк на этом пути - коммунист,
Вдохновитель мой, вождь мой - Партия!