Бердәмлектә безнең көчебез

В единстве наша сила

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сәлам сезгә, дуслар - туганнар - Йөрәкләре моңга тулганнар! Хозур Урал - безнең илебез, Чәчәк атсын газиз җиребез. Күңелләрдә безнең бер теләк - Дус яшик әйдәгез бергәләп. Күккә ашкан урман - таулары, Чыңлап ага көмеш сулары Җир оҗмахы Башкортстанның - Сиңа, миңа уртак Ватанның. Күңелләрдә безнең бер теләк - Дус яшик әйдәгез бергәләп. Җил тирбәткән каен яфрагы, Иген үскән изге туфрагы - Торганы бер олы бәрәкәт, Янамасын аңа һәләкәт. Күңелләрдә безнең бер теләк - Дус яшик әйдәгез бергәләп. Тотынышыйк кысып кулларны, Якын итеп ерак юлларны Тыгыз сафта бергә атлыйк без, Ватаныбыз котын саклыйк без. Күңелләрдә безнең бер теләк - Дус яшик әйдәгез бергәләп. Тыныч булсын аяз күгебез, Нур беркесен көләч йөзебез. Хуҗалары илнең үзебез, Бердәмлектә безнең көчебез. Күңелләрдә безнең бер теләк - Дус яшик әйдәгез бергәләп.

Русский перевод

Привет вам, друзья - родные, - Чьи сердца полны напева! Наш Урал - земля родная, Пусть цветет страна святая. В душах наших одно желанье - Жить, друзья, в согласье вместе. Лес и горы - в небо взмыли, Серебром звенят потоки, Рай земной Башкортостана - Наш общий дом, тебе и мне он. В душах наших одно желанье - Жить, друзья, в согласье вместе. Лист березы ветер тронет, Святая пашня хлеб подымет - Это щедрый дар великий, Пусть беда его не тронет. В душах наших одно желанье - Жить, друзья, в согласье вместе. Сожмем ладони крепче, братцы, Станут ближе дальние дороги, В плотном строю идти нам вместе, Сбережем судьбу Отчизны. В душах наших одно желанье - Жить, друзья, в согласье вместе. Пусть ясным будет наше небо, Пусть лучится смехом наше лицо. Мы - хозяева своей страны, В единстве наша сила. В душах наших одно желанье - Жить, друзья, в согласье вместе.