Талларым (икенче вариант)

Талларым (второй вариант)

Исполнитель

Мөфтидин Гилязев

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Авылымның таллы күле Хәтерем түрләрендә. Уем белән бергә йөзәм Шул таллы күлләрендә. Талларым, бөдрә талларым, Сезнең белән бергә үтте Иң кадерле таңнарым. Ул таллыклар сандугачның Моңга күмелгән иле. Гашыйкларның гомерлеккә Вәгъдә бирешкән җире. Талларым, бөдрә талларым, Сезнең белән бергә үтте Иң кадерле таңнарым. Туган якта мине сагынып Тибрәләдер талларым. Алар минем тормышымда Язмышым, хыялларым. Талларым, бөдрә талларым, Сезнең белән бергә үтте Иң кадерле таңнарым.

Русский перевод

Озёрный таль моей деревни В уголках моей памяти. Со мной плыву я рядом По этим тальникам. Мои тали, темные тали, С вами прошли Мои самые ценные рассветы. Эти тальники - родина Погрузившейся в тоску души. Земля, на которой возлюбленные Дали клятву на всю жизнь. Мои тали, темные тали, С вами прошли Мои самые ценные рассветы. На родине, тоскуя по мне, Трепещут мои тали. Они в моей жизни - Моя судьба, мои мечты. Мои тали, темные тали, С вами прошли Мои самые ценные рассветы.

Предложить исправление