Оригинальный текст
Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам,
Җыр сөюче дусларымның артыннан,
Бик ерак-ерак җирләрдән,
Ут эчендәге илләрдән,
Өз(е)леп сәлам сиңа картыңнан.
Мин исән, мин үлмәм,
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син - Фатыймам.
Синең өчен утка керәм, җан алмам,
Янмый чыгам мин янар таулардан.
Җаным, бәгырем, синен өчен,
Сине үстергән илем өчен
Упкыннарга керәм яңадан.
Мин исән, мин үлмәм,
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син - Фатыймам.
Кайтмый калсам, туфрак булсам - бәхил бул,
Елак булма, Фатыймакай - батыр бул!
Туган илдән көч алырсың,
Миңа тиң дуслар табарсың,
Мин каберемдә тыныч ятырмын.
Үлсәм дә җиңелмәм,
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син - Фатыймам.
Русский перевод
В песню вложив письмо, шлю его, Фатыйма,
Вслед за друзьями, что любят песню,
Из очень дальних-дальних земель,
Из стран, что пылают в огне,
Рвущийся привет тебе от твоего милого.
Я жив, я не умру,
Во мне две души:
Одна - мое сердце, другая - любимая,
Это ты, Фатыйма.
Ради тебя в огонь войду - жизни не пожалею,
Невредим выйду я из пылающих гор.
Душа моя, сердце мое, ради тебя,
Ради страны, что тебя взрастила,
В бездны вхожу я снова.
Я жив, я не умру,
Во мне две души:
Одна - мое сердце, другая - любимая,
Это ты, Фатыйма.
Если не вернусь, если стану землей - благослови,
Не плачь, Фатыймочка - будь храброй!
Силу возьмешь у родной земли,
Найдешь друзей, мне равных,
Я в могиле буду спать спокойно.
Даже если умру - не побежден,
Во мне две души:
Одна - мое сердце, другая - любимая,
Это ты, Фатыйма.