Сагыш җилләре

Ветры тоски

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җилләр исә, җанны кисә, Еракларда туган җир. Читтә гомер иткәннәргә, И Ходаем, түзем бир. Чит җирләрдә сагышлардан Ялгыз гөл булып көйдем. Ак каеннарым төбенә Кайтып егылыр идем. Офыкларга карап җырлыйм Җырларымның моңлысын. Ничек онытыйм тәпи баскан Туган туфрак җылысын. Чит җирләрдә сагышлардан Ялгыз гөл булып көйдем. Ак каеннарым төбенә Кайтып егылыр идем. Гомер буе саргаерга Насыйп итте язмышлар. Туган җирдән сәлам әйтеп Тезелеп үтә аккошлар. Чит җирләрдә сагышлардан Ялгыз гөл булып көйдем. Ак каеннарым төбенә Кайтып егылыр идем.

Русский перевод

Ветры дуют - душу режут, Далека родная земля. Тем, кто в чужбине живет, О Боже, терпенье дай. На чужбине от печали Я одиноким цветком горю. К белым березам моим Вернулся б - припал бы, уснул. Вдали, к горизонтам гляжу - пою Самую грустную песню мою. Как мне забыть, где босой ступал, Тепло родной земли ощущал. На чужбине от печали Я одиноким цветком горю. К белым березам моим Вернулся б - припал бы, уснул. Мне на весь век желтеть Судьба суждено подарить. С родной земли, как привет, Белые лебеди строем летят. На чужбине от печали Я одиноким цветком горю. К белым березам моим Вернулся б - припал бы, уснул.