Мәхәббәт яңгырлары

Дожди любви

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Башланды җирне яшәртеп Мәхәббәт яңгырлары, Җыр булып кайта күңелнең Яшьлектә калдырганы. Әй, сөю, синнән китимме, Гомергә калыргамы? Җәй буйлап шатлык өләшә Мәхәббәт яңгырлары. Хисләрем кайта, болында Чәчәкләр яшәргәндә. Аһ, сөйгән яр, тоямын Карашың яшеннәрдә. Әй, сөю, синнән китимме, Гомергә калыргамы? Җәй буйлап шатлык өләшә Мәхәббәт яңгырлары. Чыңлаган көмеш тавышың Ишетәм тамчыларда. Онытылмый икән саф сөю, Йөрәктә һаман бар да. Әй, сөю, синнән китимме, Гомергә калыргамы? Җәй буйлап шатлык өләшә Мәхәббәт яңгырлары. Иркәли мине яңгырлар, Уйлата матур уйны. Кабаттан туам шикелле: Җанымда серле тойгы. Әй, сөю, синнән китимме, Гомергә калыргамы? Җәй буйлап шатлык өләшә Мәхәббәт яңгырлары.

Русский перевод

Начались, землю оживляя, Дожди любви, И песней в сердце возвращая То, что в юности хранит. Эй, любовь, уйти ли мне от тебя, Иль навеки остаться? По лету радость раздавая, Дожди любви. Чувства возвращаются, в лугу Когда зеленеют цветы. Ах, любимая, я чувствую В твоем взгляде вспышки молний. Эй, любовь, уйти ли мне от тебя, Иль навеки остаться? По лету радость раздавая, Дожди любви. Твой звенящий серебряный голос Слышу в каплях дождя. Не забывается чистая любовь, В сердце она все еще жива. Эй, любовь, уйти ли мне от тебя, Иль навеки остаться? По лету радость раздавая, Дожди любви. Ласкают меня дожди, Наводят на светлую думу. Словно рождаюсь я вновь: В душе моей тайное чувство. Эй, любовь, уйти ли мне от тебя, Иль навеки остаться? По лету радость раздавая, Дожди любви.