Сагыш хисләре (Көтәм)

Тоска в сердце (Жду)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өстәлемдә сулып барган чәчәк бәйләмнәре. Эх, бәгърем, күз яшеннән тезәм сәйләннәрне. Бу кулъяулык сиңа миннән бүләк - вәгъдә иде, Сәламнәреңне көтеп инде җаным көйде. Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям, Таң җилендә моң-назларыңны тоям. Сагышлы хисләремә күмелеп, Мин юлларга карыйм үрелеп. Өй артында өзгәләнә сары сандугачкай, Ул да сөйгән ярын сагынып көтә бугай. Эх, белсәгез, телгәләнә йөрәк телем-телем, Сәламнәреңне көтем үтә минем көнем. Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям, Таң җилендә моң-назларыңны тоям. Сагышлы хисләремә күмелеп, Мин юлларга карыйм үрелеп. Беркөн күрдем каңгылдашып үтте пар аккошлар, Таралгандай булды шулчак барча сагышлар. Ак болытлар акты күкләр тулып, кояш көлде, «Кайтам көт, бик сагындым», дигән хәбәр килде. Тәрәзәмне һәр иртә ачык куям, Таң җилендә моң-назларыңны тоям. Сагышлы хисләремә күмелеп, Мин юлларга карыйм үрелеп.

Русский перевод

На столе моём увядшие букеты. Ах, родная, из слёз нанизываю бусы. Этот платок - тебе мой дар, моя клятва, Жду твоих вестей - уже душа сгорела. Окно по утрам я настежь открываю, В ветре рассветном слышу твою нежность. В тоске своей тону, утопая, К дороге тянусь, гляжу издалёка. За домом жалобно поёт жёлтый соловей, Он, видно, тоже ждёт любимую свою. Ах, если б знали - сердце рвётся на куски, Дни мои проходят, весточку твою всё жду. Окно по утрам я настежь открываю, В ветре рассветном слышу твою нежность. В тоске своей тону, утопая, К дороге тянусь, гляжу издалёка. Однажды видел: пара лебедей пролетела, И будто разом разошлись мои печали. Белые облака плыли - солнце улыбалось, «Вернусь, дождись, скучал», - пришла мне весть. Окно по утрам я настежь открываю, В ветре рассветном слышу твою нежность. В тоске своей тону, утопая, К дороге тянусь, гляжу издалёка.