Кышкы балан

Зимняя калина

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Йөрәгемне бүләк иттем сиңа, Ул синеке, сакла, дидем мин. Уңны-сулны белми, берни күрми, Нигә шулай өзелеп сөйдем мин. Кышкы бакчаларда туңган балан, Минем йөрәк гүя эленеп калган. Телләремдә аның әче тәме, Синсез юк бит яшәүнең дә яме. Өметләрем сүнә бер-бер артлы, Ник ышандым татлы ялганга... Буем җитми, өзеп алыйм дисәм, Үрелсәм дә туңган баланга. Кышкы бакчаларда туңган балан, Минем йөрәк гүя эленеп калган. Телләремдә аның әче тәме, Синсез юк бит яшәүнең дә яме. Язны көтәм, сине көтмим инде, Үпкәләмим салкын кышларга. Чүпләгәннәр кызыл баланнарны, Рәхмәт әйтим мәллә кошларга. Кышкы бакчаларда туңган балан, Минем йөрәк гүя эленеп калган. Телләремдә аның әче тәме, Синсез юк бит яшәүнең дә яме.

Русский перевод

Сердце я тебе в подарок отдала, «Береги, оно твоё», - сказала я. Не видя ничего, не зная никуда, Почему так безоглядно я любила? В зимних садах замёрзшая калина, Сердце моё будто на ветвях застыло. На губах моих её горький вкус, Без тебя ведь жизни не в радость, не в плюс. Гаснут надежды одна за другой, Почему поверила сладкой лжи? Не достать мне - хотела бы сорвать, Тянусь - а калина всё так же мертва. В зимних садах замёрзшая калина, Сердце моё будто на ветвях застыло. На губах моих её горький вкус, Без тебя ведь жизни не в радость, не в плюс. Жду весну, а тебя уже не жду, Не обижаюсь на холодные зимы. Сорвали красные калиновые гроздья - Может, птицам спасибо сказать? В зимних садах замёрзшая калина, Сердце моё будто на ветвях застыло. На губах моих её горький вкус, Без тебя ведь жизни не в радость, не в плюс.