Ромашка (беренче вариант)

Ромашка (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ап-ак күлмәгеңне киясең, Назлы җилгә башың иясең. Син, ромашкам, гашыйк күңелгә Юаныч һәм шатлык бирәсең. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, - Яратуы икеле. Ал тан нурларына төренеп, Тезелгәннәр синең чукларың; Яратамы, юкмы, дигәндәй, Чукларыңда уйный чыкларың. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, - Яратуы икеле. Моңсуланган чакта күңелем Очратам да сине, куанам. Җавап эзләп янган йөрәккә Чукларыңны санап юанам Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна, Болай булмый бит инде. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү, алтау - ярата, Үзе, наян, ярата да, Юри генә шаярта.

Русский перевод

Белое платьице ты надеваешь, Нежному ветру ты клоняешься. Ты, ромашка моя, для сердца влюбленного Утешение и радость даришь. Раз, два, три, четыре, Будто только пять; В сердце пламя разгорается - Любовь-то на двоих. В алых лучах рассвета укрывшись, Выстроены твои лепестки; Словно спрашивая: любит - не любит, По лепесткам играют росинки. Раз, два, три, четыре, Будто только пять; В сердце пламя разгорается - Любовь-то на двоих. Когда в тоске затихнет сердце, Я встречу тебя - и радуюсь. Считаю лепестки, утешаясь, Душе, что горит в поиске ответа. Раз, два, три, четыре, Будто только пять; В сердце пламя разгорается - Так дальше быть не может. Раз, два, три, четыре, Пять, шесть - любит, Сам, проказник, любит, да Нарочно лишь шалит.