Оригинальный текст
Әгәр салкын сулар акса,
Сүндереп учакны басармы?
Бәлки эссе ялкыннардан,
Җылы пардай күккә очар мы?
Сынауларга тулы дөнья,
Үз максатыңа син тугъры кал!
Алда юл авыр булса да,
Башканы сайларга ашыкма!
Икеләнгән чакта — борылып кара,
Яңа таңнар ата — барыр эзләрне яктырта.
Мирас булып калган, ата-бабадай,
Балам барасы юлдан, без атлыйбыз алга! (таба)
Язгы саф җир булыр дәва,
Җил белән мәхәббәт тарала.
Су, ялкын, туфрак һәм һава,
Һәрвакыт янәшә булалар.
Могҗизага тулы дөнья,
Өметемне үрә хыялга,
Алда юл авыр булса да,
Башканы сайларга ашыкма!
Русский перевод
Если польются холодные воды,
Загасят ли они костёр?
А может, от жарких языков пламени
Улетит ли он к небу тёплым паром?
Мир полон испытаний,
Оставайся верен своей цели!
Пусть впереди дорога и трудна,
Не спеши выбирать другую!
Когда сомневаешься — оглянись назад,
Новые рассветы озаряют путь, по которому идти.
Оставшееся наследием, как от предков,
По дороге, которой пойдёт моё дитя, мы шагаем вперёд!
Весенняя чистая земля станет лекарством,
С ветром разносится любовь.
Вода, пламя, земля и воздух
Всегда рядом друг с другом.
Мир полон чудес,
Свою надежду вплетаю в мечту,
Пусть впереди дорога и трудна,
Не спеши выбирать другую!