Сары гөлләр

Жёлтые цветы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Аланнардан өзми башка гөлләр, Өздең сары гөлләр бәйләмен. Гөлләреңне назларыма сибеп, Язмышларны син бит бәйләдең. Очар канат биргән минутларның Назларын мин, иркәм, саклармын. Язмыш бүләк иткән гөлләреңә, Үпкәләргә һич тә юк хакым. «Сары гөлләр бүләк итмә», - диләр, Ник җыйдың соң, иркәм, сарысын? Белә торып, әллә калдырдымы Язмыш белән сагыш ярасын? Очар канат биргән минутларның Назларын мин, иркәм, саклармын. Язмыш бүләк иткән гөлләреңә, Үпкәләргә һич тә юк хакым. Барып кайттым, кайттым гөлләрсез мин, Ятим калган синең акланың. Язмышларны сагышларга салган, Сары гөлләрне мин тапмадым. Очар канат биргән минутларның Назларын мин, иркәм, саклармын. Язмыш бүләк иткән гөлләреңә, Үпкәләргә һич тә юк хакым.

Русский перевод

На полянах рвутся другие цветы, Ты же жёлтых цветов букет сорвал. Цветы твои щедро на ласки рассыпав, Ты судьбы наши связал. Крылья давших минут летучих Нежность, милый, я сохраню. На цветы твои, что судьба подарила, Обижаться права не имею. «Жёлтые цветы не дари», - говорят, Зачем же собрал ты, мой милый, их? Иль намеренно я оставила С судьбой печали рану? Крылья давших минут летучих Нежность, милый, я сохраню. На цветы твои, что судьба подарила, Обижаться права не имею. Я ушла, вернулась без цветов, Осиротела твоя поляна. Судьбу в печали погрузивших Жёлтых цветов я не нашла. Крылья давших минут летучих Нежность, милый, я сохраню. На цветы твои, что судьба подарила, Обижаться права не имею.