Гомерлек ярым бул

Будь моей половинкой навсегда

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Очраттым да сине юлларымда. Гашыйк иттең мине үзеңә. Шул минуттан нидер булды миңа: Уйларымда бары син генә. Кирәк түгел мина ярты бәхет Һәм узгынчы хисләр ташкыны. Гомер буе сөясемне белеп, Сиңа таба йөрәк ашкынды. Бәхет бит ул - бер-береңне сөеп, Ике йөрәк бергә типкәндә. Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан Икәү җитәкләшеп үткәндә. Язмышыма тигән бүләгем син, Кабул итче минем сөюне. Гомерлеккә минем ярым булып, Бәхетле ит мине, үзеңне. Бәхет бит ул - бер-береңне сөеп, Ике йөрәк бергә типкәндә. Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан Икәү җитәкләшеп үткәндә.

Русский перевод

Встретил я тебя на перекрестке дорог, Ты меня в себя влюбить смогла. С той минуты что-то во мне случилось: В мыслях у меня лишь ты одна. Мне не нужен половинчатый удел И прилив мимолетных чувств пустых. Зная, что люблю тебя навеки, Сердце к тебе рвется, не утих. Счастье - это, любя друг друга, Когда два сердца бьются в такт. По дороге жизни, нам дарованной, Вдвоем, держась за руки, идти. Ты - награда, что дала мне судьба, Прими же ты мою любовь. Будь моей половинкой на всю жизнь, Счастливой сделай нас с тобой. Счастье - это, любя друг друга, Когда два сердца бьются в такт. По дороге жизни, нам дарованной, Вдвоем, держась за руки, идти.