Оригинальный текст
Эх, син улым, бәләкәчем минем,
Көтеп алган күңел кошым минем.
Бәхет-тәүфыйк бирсен Аллакаем,
Син бит минем таянычкаем.
Бәллүр бишекләрдә үсәрсең,
Ир-егеткәй булып җитәрсең.
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең,
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.
Эх, син улым, улым, улыкаем,
Кояш нурым, айым, йолдызкаем.
Очар канаткайларың сынмасын,
Гомеркәең тик шатлыкта узсын.
Бәллүр бишекләрдә үсәрсең,
Ир-егеткәй булып җитәрсең.
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең,
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.
Эх, син улым, улым, син ул гына,
Киләчәктә терәгем бул гына.
Көч hәм гайрәт булсын юлдашларың,
Ышанычлы булсын гел дусларың.
Бәллүр бишекләрдә үсәрсең,
Ир-егеткәй булып җитәрсең.
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең,
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең,
Әни-әти диеп кенә кайтып җитәрсең.
Русский перевод
Эх, ты мой сын, мой маленький,
Долгожданный птицей сердца моего.
Пусть Аллах одарит счастьем и благом,
Ты ведь моя опора и надежда.
В хрустальной колыбели ты вырастешь,
Станешь настоящим мужчиной.
Уйдёшь на службы, миры обойдёшь,
И, словно сокол, быстро вернёшься домой.
Эх, ты мой сын, мой сын, сыночек,
Свет мой солнечный, луна и звёздочка.
Пусть не сломятся твои крылья в полёте,
Пусть жизнь твоя в радости пройдёт.
В хрустальной колыбели ты вырастешь,
Станешь настоящим мужчиной.
Уйдёшь на службы, миры обойдёшь,
И, словно сокол, быстро вернёшься домой.
Эх, ты мой сын, мой сын, один лишь ты,
В будущем моей опорой будь.
Пусть сила и отвага станут спутниками,
Пусть верными всегда будут друзья.
В хрустальной колыбели ты вырастешь,
Станешь настоящим мужчиной.
Уйдёшь на службы, миры обойдёшь,
И, словно сокол, быстро вернёшься домой.
Уйдёшь на службы, миры обойдёшь,
И со словами «мама, папа» вернёшься домой.