Оригинальный текст
Сарылыплар иңнәреңә
елар идем күрсәм әгәр-
өндә түгел төшләремдә,
Аерылмый яннарыңнан-
рәхәт табып җаннарыңнан-
җылың алып өннәремдә:
Атлар идем тиңләшердән
нәни колын болыннардан-
юргалаган көннәремә...
Чабышкылар ашкынланган-
юртаклаган аланнардан-
сусаланган гөлләремдә:
Табар идем сиңа илткән
сукмакларны йолдыз баккан-
сихерләнгән төннәремдә...
Төннәремдә...
төшләремдә...
көннәремдә...
өннәремдә...
газаплардан җан елаудан
бәргәләнгән сөннәремдә...
Русский перевод
Прижалась бы к твоим плечам,
зарыдала бы, увидев -
не наяву, во сне моем;
Не отрываясь от тебя -
в душе твоей найдя отраду,
твоим теплом дыша в яви:
И конь бы был мне вровень тогда -
жеребенок с луговых просторов,
в дни, когда я мчала рысью...
В скачущих, порывных -
в разносящихся по полянам -
в жаждущих цветах моих:
Я бы нашла ведущие к тебе
тропинки, где на звезды смотрят,
в зачарованных ночах моих...
В ночах моих...
в снах моих...
в днях моих...
в яви моей...
в часах, когда душа рыдает от мучений,
в смертельно раненных мгновеньях моих...