Оригинальный текст
Онтылган дисеңме үткәннәр,
үзләтеп маңгайдан үпкәннәр,
Юлларга чәчкәләр сипкәннәр,
кулга - кул җәяүләп үткәннәр:
Гомернең агышын сүткәннәр,
шәфәкъның алсуын көткәннәр,
Җилләрдә сачләрем таратып-
мәхәббәт яшьләрем түккәннәр...
Көткәннәр... узганмы заяга-
холыклар әйләнеп чаяга-
Калганнар нәүмизлек чигендә,
чигенмә, бүген дә чигенмә:
Сүрелмәс ялкынлы учаклар-
иң кайнар ләззәтле кочаклар,
Язмышның үрсәле ярлары-
киләчәк көзләре - язлары...
Онтылмас... мәңгедә исләрдән,
мәхәббәт ялкында исәргән:
Күгелҗем зәңгәрсу кичләре-
Күңелнең иң садә хисләре:
Бүгендә киләчәк җилкәннәр-
исәреп җилләрдән искәннәр-
Бәгырьнең иң нечкә кылларын-
бәргәләп мәңгегә кискәннәр...
Өзгәләп... телгәләп... телемләп...
Куелган хәтергә өемләп:
Таулардан кыялар чигенә,
Чигенмә күңелем, чигенмә:
Юлларга гөлләрен сипкәннәр,
Онтылыр дисеңме көткәннәр:
Иң назлы чәчкәнең таҗлары-
язмышның сүрелмәс язлары...
Яшьлекнең мәхәббәт назлары...
Русский перевод
Ты скажешь: забыто, что было,
когда целовали в лоб нежно,
когда по дорогам цветы
россыпью клали, рука об руку шли:
срывали теченье судьбы,
ждали розовый свет на заре,
распустив на ветрах мои волосы,
проливали слёзы любви...
Ждали... неужто напрасно?
нравы вернулись дерзкие, резкие?
остались на грани уныния,
не отступай, и сегодня не отступай:
не гаснут пылающие очаги -
самые жаркие, сладкие объятья,
крутые берега судьбы -
грядущие осени и вёсны...
Не забудется... в вечной памяти,
опьянённые жаром любви:
голубовато-синие вечера -
самые чистые чувства души:
сегодняшние паруса будущего
ветром неистовым взмыли -
самые тонкие струны сердца
ударом навек обрубили...
Рвя... терзая... кроша...
в памяти сложено грудами:
скалы отступают от гор,
не отступай, моё сердце, не отступай:
по дорогам цветы рассыпали,
ты скажешь - забудут, кто ждали?
лепестки самых нежных цветов -
неугасающие вёсны судьбы...
Ласки любви молодости...