Оригинальный текст
Көт минем язларны...
көзләрне...
көт минем ягымлы сүзләрне,
Көт минем шашкынлы хисләрне,
көт серле йолдызлы кичләрне...
Йолдызлар яуганны көтсәнә,
айның да йөзеннән үпсәнә,
Яңгыратып ярсыган җанымны-
самими җилләрдәй өтсәнә...
Көтсәнә...
җәйләрдә серләшкән-
каеннар... имәннәр шауларын,
Каршыга җитәкләп
килешле яраннар сыннарын үтсәнә...
Үтсәнә кыялы тауларын-
язмышның сукмагын капламый,
Үтсәнә... гаҗизгә калганда-
юлларга киртәләр ятса да-
Көтсәнә язларны... көзләрне...
үткәннәр газабын сакламый...
Көтсәнә... үтсәнә... үпсәнә...
сөюләр утында өтсәнә...
Яуганда йолдызлар яңгыры-
сагышка бирелми көтсәнә...
Русский перевод
Жди мои весны...
и осени...
жди мои ласковые слова,
жди мои бешеные чувства,
жди таинственные звездные вечера...
Жди, когда падут звезды,
поцелуй и лунный лик,
мою душу, звенящую в ярости,
согрей, как искренние ветры...
Подожди...
в летних шепотах
шелест берез... гул дубов,
проведи навстречу
стройные тени верных друзей...
Пройди крутые горы -
не закрывая тропы судьбы,
пройди... когда бессилен -
даже если на дорогах преграды,
жди весны... осени...
не храня муку былого...
Подожди... пройди... поцелуй...
согрейся в огне любви...
когда льется звездный дождь -
жди, не отдаваясь тоске...