Киттең дә югалдың

Ты ушел и исчез

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Киттең дә югалдың, көтәргә урынсыз, Бәгырьләр ут яна көлсез үә корымсыз. Сөремгә төренде күңелнең кыллары, Киек каз эзендә син салган юллары... Киек каз юлында чагыла нурларың, Назларың җылысын сибәләр юлларың. Омтылып - ашкынып очышың җиһанга, Сагышың моңнары тибрәлә илһамда... Илһамнан илереп сулкылдый бәгырьләр, Синнән дә иркәрәк кемнәр соң кадерләр... Киттең дә югалдың, шуйлай да көтәмен, Өметсез сагыштан җанымны өтәмен... Иңнәрдән кочаклап күзләрдән үпкәнең, Мизгелләр санында киләчәк көткәнең... Көтәмен, кабаттан өннәрем терелер, Елмаеп, кулларың иңнәргә үрелер... Сихерләп җаннарны дәшәсең хыялдан, Буй җитмәс бөекле карлыгач кыядан: Төшләрдән өннәргә канатлар тибрәтеп, Нарасый бишектән моңнарны көйләтеп... Тын гына сер генә кайтасың, инанам, Табигать җиленә- Син,- диеп куанам. Мамыктай тузганлап исәмен галәмгә, Әйләнәм хисләрдә сөюле сәламгә... Таңнарда очамын тик синең юллардан, Әйтерсең төннәрдә бер йолдыз югалган: Бер адым, тик бер уш, һәм, бер тын аралый, Телгәләп - өтәләп барлыкны яралый... Югалдың юлларда, гомерләр алдашты, Аерылмас язмышлар саташып адашты... Киттең дә югалдың... урынсыз көтәргә, Гомерләр агышын тик синсез үтәргә- Сагышка уралып барлыгым сүтәргә... Тәкъдиргә язылган даимләп көтәргә...

Русский перевод

Ты ушел и исчез, ждать - бессмысленно, В сердцах пылает огонь - без пепла и без сажи. Струны души затянуло чадом, По следу диких гусей - дороги, что ты проложил... На пути диких гусей сияют твои лучи, Теплом твоих ласк осыпаны твои дороги. Стремясь, торопясь, летишь ты к вселенной, А песни тоски дрожат в вдохновенье... От вдохновения содрогаются сердца, Кому же быть дороже тебя раньше... Ты ушел и исчез, а я всё равно жду, В безнадежной тоске я душу жгу... Обняв плечами, губами коснувшись глаз, Считал ты мгновения, ожидая грядущее... Я жду: вновь оживут мои сны, Улыбаясь, твои руки к плечам потянутся... Очаровывая души, ты зовешь из мечты, С недосягаемой высоты ласточкиной скалы: Из снов в явь взмахивая крыльями, Из колыбели младенца напевая мелодии... Тихо, как тайна, ты вернешься - верю, Радуюсь ветру природы: «Это ты». Мамой пухом разлетаясь, дышу во Вселенную, В чувствах кружусь - к любимому привету... В рассветах лечу лишь твоими путями, Будто в ночи одна звезда исчезла: Один шаг, один миг, одно дыханье между нами, Жалит - и жжет, мир терзает... Ты исчез на дорогах, жизни обманули, Неразлучные судьбы сбились и заблудились... Ты ушел и исчез... ждать - бессмысленно, Плыть потоком лет - лишь без тебя, Распускаясь в тоске, себя растворять... Судьбой написано - вечно ждать...