Оригинальный текст
Күзләр төнге йолдыз кебек,
Синең күзләр кояштай.
Син булмасаң көн төн кебек,
Сине күрсәм - төн тышта.
Сине күрсәм - ике кояш
Балкый кебек күгемдә.
Ике кояш күктә түгел,
Балкый минем күңелдә.
Минем өчен янса синең
Ике кояш күзләрең.
Күзләреңне күрмиенчә
Ничек кенә түзәрмен.
Сине күрсәм - ике кояш
Балкый кебек күгемдә.
Ике кояш күктә түгел,
Балкый минем күңелдә.
Ике кояш күзләреңнең
Назы мине җылыта.
Яктылыкны, җылылыкны
Тоям синең караштан.
Сине күрсәм - ике кояш
Балкый кебек күгемдә.
Ике кояш күктә түгел,
Балкый минем күңелдә.
Русский перевод
Глаза словно ночная звезда,
Твои глаза - как солнце.
Без тебя день - словно ночь,
Вижу тебя - и ночь снаружи.
Вижу тебя - два солнца
Сияют в небе моем.
Два солнца не в небе,
Сияют в моей душе.
Для меня горят твои
Два солнца - твои глаза.
Пока не вижу твоих глаз,
Как же мне выдержать.
Вижу тебя - два солнца
Сияют в небе моем.
Два солнца не в небе,
Сияют в моей душе.
Нежность двух солнц твоих
Греет меня.
Светом и теплом
Насыщаюсь от твоего взгляда.
Вижу тебя - два солнца
Сияют в небе моем.
Два солнца не в небе,
Сияют в моей душе.