Оригинальный текст
Барам урам уртасыннан -
Күзләрем капкаларда,
Һәр өйнең сугышка киткән
Кемедер кайтмаган ла.
Кемнең - улы, кемнең - ире,
Кемнең - яры, җанашы.
Исемнәре капкаларда -
Йөрәкләрдә ярасы.
Һәр өй юксына улларын,
Һәр нигез сызланадыр.
Батырларның рухы кайтып,
Кабыза йолдызларын.
Кайтмый калганнар сафыдай
Йолдызлар капкаларда.
Билгесез түгел батырлар,
Кайларда ятсалар да.
Русский перевод
Иду я серединой улицы -
Взгляд мой к воротам прикован,
В каждом дворе - ушедший в бой,
Кто-то так и не вернулся он.
Чей-то сын, а чей-то - муж,
Чья-то доля, чья-то нежность.
Их имена на воротах -
И в сердцах их раны вечность.
Каждый дом тоскует по сыновьям,
Каждый очаг по ним болит.
Дух героев возвращаясь,
Звезды вновь в воротах зажжит.
Словно строй тех, кто не вернулся,
Звезды - на воротах стоят.
Не забыты все герои,
Где бы ни лежали, где бы ни спят.