Салават күпере

Радуга

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Егет: Сузылган салават күпере Иделнең ярыннан-ярына. Әйт әле, сөеклем, ризамы, Шул юлдан бергәләп барырга. Кыз: Салават күпере ал да гөл, Кабынмас, балкымас алда гел. Чакырсаң гомерлек юлларга - Үзең дә күперләр сала бел. Егет: Нурлардан күперләр салырмын, Үзеңне җитәкләп барырмын. Икәүләп диңгезләр кичәрбез - Елмаеп сөендер ярыңны. Икәү бергә: Салават күпере төсләре Кузгата, уйната хисләрне. Тормышта күперләр нык булсын; Йөрәктә сүрелмәс ут булсын.

Русский перевод

Парень: Радуга протянулась От берега Волги к берегу. Скажи же, любимая, согласна ли Пойти по той дороге вместе. Девушка: Радуга - и ал, и цвет, Впереди не будет вечно ей сиять. Если зовёшь на дороги всей жизни - Умей и сам мосты возводить. Парень: Из света я мосты построю, Тебя за руку поведу. Вдвоём мы переправим моря - С улыбкой порадуй свой берег. Вместе: Цвета радуги Будоражат, играют чувства. Пусть в жизни мосты будут крепки; Пусть в сердце не гаснет огонь.