Әлли-бәлли бәү итә

Әлли-бәлли, баю-бай

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кояш баткан, Ай калыккан, Баламны бишек көтә. Курчаклар да арыганнар, Әлли-бәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам. Әлли-бәлли, күз йомылган, Әкият тә төш күрә. Бишек җырым болыннарда Чәчкәдән таҗлар үрә. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам. Әлли-бәлли... илең тыныч, Ата-анаң кырыңда. Бәхет, тәүфыйк, иман телим Әлли-бәлли... җырымда. Әлли-бәлли бәү, бәү, Әйтер сүзем тик берәү. Сау-сәламәт үс, балам. Ак бәхет теләп калам.

Русский перевод

Солнце село, месяц взошёл, Колыбель дитя зовёт. И игрушки утомились, Әлли-бәлли баю-бай. Әлли-бәлли, баю-бай, Слово главное одно: Будь здоровым, мой малыш, Белой доли я желаю. Әлли-бәлли, глазки спят, Сказка сон себе плетёт. Колыбельная в лугах Из цветов венки свивает. Әлли-бәлли, баю-бай, Слово главное одно: Будь здоровым, мой малыш, Белой доли я желаю. Әлли-бәлли... мирен край, Рядом мама и отец. Счастья, благости, имана Я желаю... в песне этой. Әлли-бәлли, баю-бай, Слово главное одно: Будь здоровым, мой малыш, Белой доли я желаю.