Чәчәк атмый калган яраннар

Яран, не давший цвет

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кеше җиргә бәхет өчен туа, Бөтен көчен куеп тырыша. Тик язмышлар шатлык-бәхетләрне Сабырларга күбрәк өләшә. Сабыр канатларын сындырмады Тәүге сөю салган яралар. Чәчәк атмый калды бөреләнгән Яшьлектәге кызыл яраннар. Сабырлыкның ни икәнен белдек, Балачактан зарлы булмадык. Егылсак та торып чаба идек, Күз яшьләрен сөртеп тормадык. Сабыр канатларын сындырмады Тәүге сөю салган яралар. Чәчәк атмый калды бөреләнгән Яшьлектәге кызыл яраннар. Безне гашыйк иткән егетләрнең Мәхаббәтен аңлый алмадык. Вакыт юар, диеп, яраларны, Сабыр гына китеп таралдык. Сабыр канатларын сындырмады Тәүге сөю салган яралар. Чәчәк атмый калды бөреләнгән Яшьлектәге кызыл яраннар. Сабыр төбе сары алтын икән, Түзем белән күргән яралар. Тик һаман да күз алдыннан китми Чәчәк атмый калган яраннар.

Русский перевод

Человек для счастья в мир приходит, Всею силой тянется вперед. Только доля радость и удачу Больше терпеливым раздает. Не сломили крылья терпеливых Раны, что оставила любовь. Не раскрылись, в бутоне задохнулись Алые яраны юных дней. Мы узнали, что такое терпенье, С детских лет не плакались в беде. Падали - вставали и бежали, Слезы не стирали на ходу. Не сломили крылья терпеливых Раны, что оставила любовь. Не раскрылись, в бутоне задохнулись Алые яраны юных дней. Мы любви тех юношей, что нас К сердцу прижимали, не поняли. «Время смоет», - думали о ранах, Тихо разошлись мы по домам. Не сломили крылья терпеливых Раны, что оставила любовь. Не раскрылись, в бутоне задохнулись Алые яраны юных дней. Говорят, терпение - как золото, Раны лечит, выстрадано им. Только не уходит из зрачков Яран, что так и не расцвел.