Язлардан алалмыйм күземне

Не могу отвести глаз от весны

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бәхеткә төренгән, Шатлыкка күмелгән Беренче ярату язлары. Сагынып язларны, Эзләп бу якларны Тезелеп кайта кыр казлары. Көнләшмә, тулган Ай, Яныңда Зөһрә бар, Бәхетле сана син үзеңне. Сөюгә күмелгән, Шатлыкка төренгән Язлардан алалмыйм күземне. Бар җиһан яшәрә, Дәрт ташый яшьләрдән, Һәркемгә яз сөю өләшә. Яр таба ярларны, Яз сыный аларны Парлардан хәтта Ай көнләшә. Көнләшмә, тулган Ай, Яныңда Зөһрә бар, Бәхетле сана син үзеңне. Сөюгә күмелгән, Шатлыкка төренгән Язлардан алалмыйм күземне.

Русский перевод

В счастье укутаны, В радости спрятаны Весны моей первой любви. Тосковал по веснам, Эти края ища, Клиньями гуси домой летят. Не ревнуй, полная Луна, Рядом Зухра твоя, Считай себя счастливой. В любовь погружена, В радость обвита, Не могу отвести глаз от весны. Мир весь зеленеет, Молодость пылом бьет, Всем дарит весна свою любовь. Пары друг друга ждут, Весна их проверяет - Даже Луна завидует влюбленным. Не ревнуй, полная Луна, Рядом Зухра твоя, Считай себя счастливой. В любовь погружена, В радость обвита, Не могу отвести глаз от весны.