Оригинальный текст
Чәчәкле җәй үтте,
Моңсу көзләр җитте -
Очар кошлар китте тезелеп,
Һаваларда очкан,
Зәңгәр күкне кочкан
Кошлар кебек идек без элек.
Очар кошлар очсын,
Зәңгәр күкне кочсын -
Ә без калыйк туган төбәктә.
Туган җирнең яме -
Яшәешнең тәме.
Тамыр җәйган безнең йөрәктә.
Яшел язлар җирдә,
Сагыну моңы җилдә -
Киткән кошлар кайта ашкынып.
Гел яшисе килә,
Бер яшьнисе килә -
Җанга тула бәхет ташкыны.
Язгы күкрәү кебек,
Яздай карыйк көлеп -
Эреп аксын салкын кышлары.
Без - җилкенеп очкан,
Зәңгәр күкне кочкан,
Туган җирнең китмәс кошлары,
Яз ясаучы китмәс кошлары.
Русский перевод
Цветущий летний день прошёл,
Пришли тоскливые осени -
Птицы улетают строем,
В небесах летая,
Синеву обнимая,
Мы такими были прежде.
Пусть птицы ввысь летят,
Синеву обнимут -
А мы останемся в родном краю.
Прелесть родной земли -
Вкус самой жизни.
Корни в наших сердцах пустили.
Зелёные весны на земле,
Песнь тоски в ветре -
Птицы, что ушли, спешат обратно.
Так хочется жить всегда,
Так хочется молодеть -
Душу наполняет разлив счастья.
Как весенний гром,
Как весна - улыбнёмся:
Пусть растает холод зимний.
Мы - взлетевшие с жаром,
Синеву обнявшие,
Птицы родной земли, что не уходят,
Птицы, что приносят весну.