Әнкәемнең ак шәле

Белый платок моей мамы

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ак мамыктан әнкәм шәл бәйләгән, Челтәр-челтәр итеп читләрен. Әйтерсең лә шулай бәйләгән ул Ак шәл итеп йөрәк хисләрен. Әнкәемнең шәлен, әнкәемнең төсен Саклыйм һаман күңел түрендә. Сандыгында ап-ак шәле булган Килен булып төшкән көнендә. Яшь чакта ук ап-ак шәл ябынган Күңелкәе саф, пакь булганга. Сандыгыннан челтәр шәлен алам Сагынудан күңелем тулганда.

Русский перевод

Из белого пуха мать связала шаль, Кружевом вывела нежный край. Будто так же она связала Сердца чувства в белый платок. Шаль моей мамы, её белый цвет Бережно храню в глубине души. Белоснежная шаль в её сундуке - В тот день, когда невестой в дом вошла. С юности белой шалью укрыта - Потому что душа её чиста. Из сундука беру кружевную шаль, Когда тоска переполнит меня.