Сөю китми

Любовь не уходит

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җилләр кага бәхетемнең ак бишеген, Хисләремнең чәчәгеннән таҗ өзелә: Күрдем сине, күрдем сине ятлар белән, Күрдем сине ятлар белән. Сурәтеңне ертып кына аттым да ул, Төшләремә кергән сынны нишләтергә: Сөю килә язлар белән, язлар белән, Сөю килә язлар белән... Еллар койды өметемнең яфракларын, Яшьлегемнең сукмагына бәс үрелә: Көн дә үтәм эзләреңнән, эзләреңнән, Көн дә үтәм эзләреңнән... Хаталарыңны күптән утка яктым да ул, Күңелемә сеңгән җырны нишләтергә: Сөю китми көзләр белән, көзләр белән, Сөю китми көзләр белән...

Русский перевод

Ветры качают белую колыбель моего счастья, С лепестка моих чувств срывается венец: Я видел тебя, видел тебя с чужими, Я видел тебя с чужими. Я разорвал твой образ и бросил его, Что мне делать с тенью, что входит в мои сны: Любовь приходит с весной, с весной, Любовь приходит с весной... Годы осыпали листья моей надежды, На тропу моей юности стелется иней: Каждый день иду по твоим следам, по твоим следам, Каждый день иду по твоим следам... Твои ошибки давно предал я огню, Что мне делать с песней, что в сердце растворилась: Любовь не уходит с осенью, с осенью, Любовь не уходит с осенью...