Оригинальный текст
Без язмыш - ике ялыгыш,
Юлларыбыз аймылыш.
"Бәхетлесең" - дип уйлама,
Күзләремдә - моң-сагыш.
Онытырмын дигән идем,
Онытмадым - син кирәк.
Мин, күрәсең, хисләремне
Яшергәнмен төпкәрәк.
Яшли сөю - яшел сөю,
Упкын аша сикерү.
Көл булганчы янып-көю,
Йә зарыгып (төңелеп) сүрелү.
Үкенмәслек кебек идек,
Үкендерә - син кирәк.
Арадагы күперләрне
Яндырганбыз иртәрәк.
Ике (без) ялгыш - ике сагыш,
Ярлар һаман (сала) аймылыш.
Кошлар да ялгыз яши алмый,
Ник түгелбез без аккош?
Эндәшмәс тә кебек идем,
Чакырамын - син кирәк.
Күперләрне тергезик тә,
Дөнья булыр түгәрәк.
Русский перевод
Мы с судьбой - две ошибки,
Наши пути извилисты.
Не думай "ты счастлив",
В моих глазах - печаль-тоска.
Говорил, что забуду,
Не забыл - ты нужна.
Я, видимо, свои чувства
Прятал ещё глубже.
Живое сердце - живая любовь,
Прыжок через пропасть.
Пока в прах не превратишься, горя,
Или устав, угасая.
Будто без сожаления были,
Ты вызываешь сожаление.
Между нами мосты
Мы сожгли раньше времени.
Две ошибки - две тоски,
Берега всё искривлены.
Птицы тоже не могут жить в одиночку,
Почему же мы не лебеди?
Будто не буду искать,
Зову - ты нужна.
Мосты восстановим тоже,
Мир станет круглее.