Әй, сабыем...

О, дитя моё...

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әй, сабыем минем, күз нурым, Син сүрелмәс өмет йолдызым. Матур, диләр дә бит дөньяны, Син булмасаң, аның ни яме. Әй, сабыем минем, күз нурым. Тик бәхетле генә бул, балам, Газапларың булса, түз, балам. Син шат булсаң, мин дә нурланам, Син кайгырсаң, мин дә сызланам. Тик бәхетле генә бул, балам. Без гел генә бергә булмабыз, Көтәр сени барыр юлларың. Калсаң, әгәр, юллар чатында, Син онытма әнкәң хакында. Без һәрвакыт бергә булмабыз... Тик бәхетле генә бул, балам. Газапларың булса, түз, балам. Син шат чакта, мин дә нурланам, Ә кайгыңа, бәлки, чыдамам. Тик бәхетле генә бул, балам. Бар өмете синдә күңелнең, Дәвамы син безнең гомернең. Ал хыяллар, якты теләкләр Сиңа күчә безнең йөрәктән. Бар өмете синдә күңелнең. Тик бәхетле генә бул, балам, Газапларың булса, түз, балам. Син шат булсаң, мин дә нурланам, Син кайгырсаң, мин дә сызланам. Тик бәхетле генә бул, балам.

Русский перевод

О, дитя моё, свет глаз моих, Ты - моя немеркнущая звезда надежды. Красивым, милым ведь кажется мир, Но без тебя, зачем он нужен. О, дитя моё, свет глаз моих. Только счастливым будь, дитя моё, Если будут муки - терпи, дитя моё. Когда ты радуешься, я тоже сияю, Когда ты грустишь, я тоже страдаю. Только счастливым будь, дитя моё. Не всегда мы вместе будем, Дожидаются тебя твои дороги. Останешься, если, на распутье, Ты не забывай о матери своей. Не всегда мы вместе будем... Только счастливым будь, дитя моё. Если будут муки - терпи, дитя моё. Когда ты рад, я тоже сияю, Но с горем, пожалуй, не справлюсь. Только счастливым будь, дитя моё. Вся надежда души в тебе, Продолжение ты нашей жизни. Те мечты, светлые желания К тебе переходят из наших сердец. Вся надежда души в тебе. Только счастливым будь, дитя моё, Если будут муки - терпи, дитя моё. Когда ты радуешься, я тоже сияю, Когда ты грустишь, я тоже страдаю. Только счастливым будь, дитя моё.