Ялгыз балан

Одинокая калина

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Урман эче... Нәни алан...(Урман уртасында аклан,) Аландагы ялгыз балан (Акландагы ялгыз балан) Әнкәемне искә төшерде Аның да бит язмышлары - Газаплары, сагышлары Ачы шушы балан шикелле. Әнкәемне күргән сыман Баланнарга карап торам... Кичерегез безне (мине), баланнар!. Күреп кайгы, мең җәзалар (газаплар) Үстергән дә безне алар, Ә үзләре ятим калганнар (Хәзер инде ялгыз калганнар). Безне сагынып көтә-көтә. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, Яшәүләре рәхәт (җиңел) дисеңме?! Гомер буе ялгыз (көткән) әнкәм, Кичер, әгәр кичерәлсәң... Мин үзем дә балан шикелле. Утлы-ачы (ачы-татлы) күз яшьләре. Гүя, балан тәлгәшләре, Керфегемдә туңып калганнар. Әнкәемне күргән сыман, Баланнарга карап торам... Аңлый микән мине баланнар?..

Русский перевод

Лесная глушь... Полянка малая (в лесу, средь тишины), На ней калина одинокая (в поляне калина одна) Матушку мне напомнила. Ее судьба ведь тоже - Страданья, горечь, тоска, Горька, как эта калина. Словно матушку увидел, На калину я гляжу... Простите нас (меня), калины!. Видя горе, тысячи мук (страданий) Вырастили нас они, А сами сиротами стали (теперь уж одиноки). По нас скучают, ждут и ждут, Слезы утирают, утирают, Разве жизнь их легка?! Всю жизнь в ожидании мать моя, Прости, коль можешь простить... Я и сам как калина. Слезы огненно-горькие (горько-сладкие), Будто кисти калины, На ресницах моих застыли. Словно матушку увидел, На калину я гляжу... Поймут ли меня калины?..