Үтеп бара безнең язлар...

Уходят наши вёсны...

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Үтеп бара безнең язлар... Иртә язда назлаганнар, Сагындырып җанны өзмәгез. Бергә калып булыр иде, Чаралары табылыр иде Кирәк булсак әгәр сезгә без. Бергә калып булыр иде, Чаралары табылыр иде Ышанмадыгыз шул сез безгә. Иртә язда калган ярлар, Үтеп бара безнең язлар Үтеп бара язлар сезнең дә. Сез дә дертләп китәсездер Безгә охшаш егетләрне Урамнарда күреп калганда... Сез дә безне эзлисездер, Тик сер генә бирмисездер Өзеләдер сезнең җаннар да. Иртә язда калган ярлар, Җаныгызны кемнәр аңлар Серләрегез сыяр кемнәргә?!. Назлар бетмәс сыман иде, Язлар үтмәс сыман иде... Үтеп бара язлар бездән дә...

Русский перевод

Уходят наши вёсны... В раннюю весну нас нежили - Не рвите сердце, жаждой мучая. Мы могли бы рядом оставаться, Можно было бы найти пути, Если вы нуждались в нас хоть чуточку. Мы могли бы рядом оставаться, Можно было бы найти пути - Не поверили вы нам тогда. Берега ранней весны остались, Уходят наши вёсны, Уходят вёсны ваши тоже. И вы, наверно, вздрагиваете, Увидев на улицах Парней, похожих на нас... И вы, наверно, нас ищете, Но тайну не выдаёте, И ваши души тоже рвутся. Берега ранней весны остались, Кто поймёт вашу душу, Кому уместить ваши тайны?! Казалось, ласка не кончится, Казалось, вёсны не уйдут... Уходят вёсны и от нас...