Оригинальный текст
Урамнарда - буран...
Җаннарымда - буран...
Бураннарга дөньям уралган.
Җаннарыма сыймый,
Урамнарда уйный
Син кузгатып киткән бураннар.
Урамнарда - буран,
Җаннарымда - буран..
Бураннарда йөрим адашып...
Ялгызлыктан тагын,
өзгәләнә җаным,
Адашасы иде парлашып.
Куеныма таңда
Ала алмасам да
Моңнарыма сине урадым.
Җаным сулкылдавын
Бураннарым тагын
Сагыш җыры итеп җырлады.
Синсез мизгелдә мин
Тынгылык эзләмим -
Тынлыкларда әрни яралар.
Үз теләгем белән
Бураннарга керәм -
Бураннарда җанга дәва бар.
Русский перевод
На улицах - метель...
В душе моей - метель...
В метелях весь мой мир окутан.
Душе моей тесно,
На улицах вольно
Гуляют метели, что ты разбудила.
На улицах - метель,
В душе моей - метель...
В метелях бреду, заблудившись...
От одиночества снова
Душа надрывается,
Хотелось бы сбиться вдвоём.
Не обниму я в рассвете
Тебя у груди -
Но в песнях своих я тебя обвила.
Содроганье моей души
Мои метели опять
Спели как песню тоски.
Без тебя в эту минуту
Я не ищу тишины -
В тишинах раны ноют.
По собственной воле
Вхожу я в метели -
В метелях есть исцеленье душе.