Оригинальный текст
«Урамда көз», - дисең,
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда,
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.
Күгем аяз әле,
Күңелдә яз әле...
Синең язларың бит ул.
Бирешмичә бер дә,
Яшәтүче җирдә
Синең назларың бит ул.
Кил әле яныма,
Күм әле назыңа,
Назга күмелеп яшик.
Бәхет өчен генә
Яшибез без җирдә,
Бәхетле булып яшик.
«Урамда көз», - дисең,
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда,
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.
Русский перевод
«На улице осень», - скажешь,
Неужели ты не чувствуешь:
В душе весна.
В моей любящей душе,
Когда ты была со мной,
Я и весны не знал.
Небо чисто,
В душе весна...
Это ведь твои весны.
Не уступая ни на йоту,
На земле, что дарит жизнь,
Это твоя ласка.
Подойди ко мне,
Дай утонуть в ласке,
Живем, в ласке утопая.
Лишь ради счастья
Живем мы на земле,
Живем счастливо.
«На улице осень», - скажешь,
Неужели ты не чувствуешь:
В душе весна.
В моей любящей душе,
Когда ты была со мной,
Я и весны не знал.