Гомер буйлап барам

По жизни иду

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гомер буйлап барам, Барсын уйлап барам, Уйлар бетмәле түгел. Алай итеп карыйм, Болай итеп карыйм, Башың җитмәле түгел. Акыллы да булдык Ахмаклык та кылдык, Барсы да булды инде. Булды шатлыклары, Авыр вакытлары Булды да узды инде. Шатлык-кайгылар да Үземнеке бар да, Үземнең юлдан барам. Әллә кем түгел без, Әмма ким түгел без, Әллә кем булганнардан. Гомер буйлап барам, Барсын уйлап барам, Уйлар бетмәле түгел. «Эз калдырып китим Бу дөньяга,» - дисәң, Гомер җитмәле түгел. Гомер җитмәле түгел...

Русский перевод

По жизни иду, Обо всем думаю, Мыслим нет конца. Так посмотрю, Этак посмотрю - Не охватить умом. Были разумны, Бывали и глупы - Всё уже бывало. Были радости, Тяжёлые дни - Было и прошло. И радость, и боль - Всё моё, всё мне, Иду своей дорогой. Мы не кто попало, Но и не хуже мы Тех, кем кто-то был. По жизни иду, Обо всем думаю, Мыслим нет конца. «След бы оставить В этом мире», - скажешь, Жизни не хватает. Жизни не хватает...