Әнкәйләр сабырлыгы

Терпение матерей

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Барсына да ничек түзәсең син. Кайдан килә шундый сабырлык?.. Әнкәйләрдә булган сабырлыкка Кабат-кабат хәйран калырлык. Шатлыкларга ярсып шатланса да, Газапларга түзә тын гына... Еламый да әнкәй, зарланмый да - Күзләрендә сабыр моң гына. Гомереңнен авыр юлларында Җил-давыллар мәңге тынмады. Канатларың сынган чаклар булды, Сабырлыгың гына сынмады. Гомерләрең буе сабыр иттең, Аның да бит чиге буладыр - Күңелләрең тулса, иңнәремә Башларыңны салып ела бер. Еламый да әнкәй, зарланмый да, Газапларга түзә тын гына. Йөрәгендә, бәлки, мең ярадыр, Күзләрендә сабыр моң гына.

Русский перевод

Как все ты выносишь на свете, Откуда такая стойкость?.. Материнское это терпенье - Снова, снова ему дивиться. Бурно радуясь каждой радости, Беды терпишь молча, одна... Не плачет мать, не сетует - В глазах лишь тихая грусть терпенья. На тяжелых дорогах жизни Ветры-бури не стихали. Были дни, когда крылья ломались, Но терпенье твое не сломалось. Целой жизнью терпеть ты умела, Но и терпенью есть предел - Если сердце переполнится болью, Приложись ко мне и поплачь хоть раз. Не плачет мать, не сетует, Беды терпит молча, одна. Может, в сердце тысяча ран, В глазах лишь тихая грусть терпенья.