Кышкы таңнар

Зимние рассветы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кышкы таңнар. Өерелә карлар, Туй күлмәге кигән гүзәлдәй. Карлар булып гүя яшьлек кайта, Онытмасын әле, дигәндәй. Онытырлыкмы соң... Кышкы таңда Ураган мәл авыл урамын, Сөйгән ярың белән култыклашып, Ап-ак бураннарга уралып. Күңелләр дә кар бөртеге сыман, Өерелә дәртле җилләрдә. Сөйгәнеңне ал да җилдер генә Хыял гына җиткән илләргә. Онытырлыкмы соң... Кышкы таңда Ураган мәл авыл урамын, Сөйгән ярың белән култыклашып, Ап-ак бураннарга уралып. Ап-ак карлар булып эрегән мәл Ирененә кунган иркәңнең... Учларыма кунган һәр бөртектә Чагылышы ята үткәннең. Онытырлыкмы соң... Кышкы таңда Ураган мәл авыл урамын, Сөйгән ярың белән култыклашып, Ап-ак бураннарга уралып.

Русский перевод

Зимние рассветы. Вьюжат снега, Как невеста в белом, хороши. Снегом словно юность возвращается, Будто шепчет: «Ты не позабудь». Разве можно... В зимний час рассветный Вьюга мчит по сельским улицам, Под руку с любимым, плечом к плечу, В белых буранах кружиться. И сердца, как снежные крупинки, В пляске страстных ветров закружат. Ты любимую возьми - и только В страны, где мечта едва доходит. Разве можно... В зимний час рассветный Вьюга мчит по сельским улицам, Под руку с любимым, плечом к плечу, В белых буранах кружиться. Таять белым снегом - миг, когда На губе твоей ласки моей... В каждой крупинке, что легла на ладони, Отблеск прошлого живет. Разве можно... В зимний час рассветный Вьюга мчит по сельским улицам, Под руку с любимым, плечом к плечу, В белых буранах кружиться.