Оригинальный текст
Ярларына сыймас елга түгел,
Чишмә генә икән Дим башы.
Дим суының якты чишмәләре -
Бер-берсенең тугъры юлдашы.
Дим башының якты чишмәләре
Безгә шуны әйтә шикелле:
"Гомерләрең якты узсын дисәң,
Ялгыз итмә якын кешеңне"
Ә бит без дә аккан сулар кебек,
Гомер буйларына юлдабыз.
Аерылсак - нәни инеш кенә,
Бергә чакта гына елга без.
Аккан сулар кебек узган чакта
Гомер дигән авыр юллардан.
Шул чишмәләр кебек бергә булсак,
Югалмабыз әле, туганнар.
Русский перевод
Не река, что берегов не знает, -
Лишь родник у Дима, Дим-башы.
Светлые ключи Дим-суй -
Друг для друга верные спутники.
Светлые ключи у Дим-башы,
Будто нам шепчут тихо:
«Хочешь, чтоб жизнь была светлой -
Не оставляй родного в одиночестве».
И мы ведь, как воды бегущие,
По дорогам жизни идем.
Врозь - мы лишь ручей ничтожный,
Вместе - только вместе мы река.
Как воды, протекая сквозь
Тяжелый путь, что зовется жизнью,
Если будем вместе, как те ключи, -
Не исчезнем мы, родные.