Күрмәмешкә салынып

Сделав вид, что не видишь

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күрмәмешкә салынып син Узып киттең янымнан. Күңелемдә әрнеп калды Син кузгаткан давыллар. Авыр миңа, авыр миңа Ялгызыма давылда. Авырлыкларга түзәрлек Сабырлык бар җанымда. Гаепләмим дә сине мин, Үпкәләмим дә инде. Син - йөрәк түремдә түгел, Үткәннәремдә инде. Синсез калган йөрәгемдә Давыллар дулар әле. Шашынып дулар-дулар да... Дулар да... тынар әле. Авыр миңа, авыр миңа Ялгызыма давылда. Авырлыкларга түзәрлек Сабырлык бар җанымда.

Русский перевод

Сделав вид, что не видишь, ты Прошла мимо меня. В сердце моем остались Бури, что ты подняла. Тяжело мне, тяжело мне В одиночестве, в буре. Но терпение в душе моей Выдержит все невзгоды. Не виню я тебя ни в чем, Не обижаюсь уже. Ты не в самом сердце моем, Ты уже в моем прошлом. В сердце, что без тебя осталось, Бури еще бушуют. В исступленье бушуют-бушуют... И бушуют... да утихнут. Тяжело мне, тяжело мне В одиночестве, в буре. Но терпение в душе моей Выдержит все невзгоды.