Бәйрәм җыры (беренче вариант)

Песня праздника (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Авырлыктан гына Тормый әле дөнья, Күрсәтсә дә кайчак моң-зарын. Күңелләргә безнең Канат куя торган Бәйрәмнәре дә бит бар аның. Бәйрәмнәрдә гел дә. Гел дә бергә-бергә, Табындашлар, дуслар, туганнар... Онытмагыз кайчак Авыр хәлгә калсак, Табыннарда бергә булганнар. Күңел сүрелмәсен, Өмет өзелмәсен, Йөрәкләрдә бәйрәм сүнмәсен. Ярдәмләшеп яшик, Бәйрәмнәргә дәшеп Зарлыларның сөртик күз яшен.

Русский перевод

Не одними бедами Держится мир земной, Хоть и покажет порой печаль. Есть у него и праздники, Что нашим душам крылья Дарят и поднимают в даль. На праздниках всегда мы, Всегда плечом к плечу - Соседи, друзья, родные... Не забывайте, если Вдруг в беду попадем, Тех, с кем за столом сидели мы. Пусть не гаснет сердце, Пусть не меркнет надежда, Пусть в сердцах праздник не угас. Жить бы нам, помогая, К праздникам созывая, Стереть слезу у тех, кто в беде сейчас.