Замана гыйбрәтләре

Назидания времени

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Пенсияләр артып тора, Калынаймый кесәләр. Бик шәп калынаер иде Бер илле мең бирсәләр. Алай итеп булмады, Болай итеп булмады. Күпме генә эшләсәк тә, Баеп китеп булмады. Иртән торып, тышка чыксам, Ике әтәч сугыша. Олигарх һәм түрәләр Байлык җыеп узыша. Телевизорны кабызсаң, Ток-шоулар канал саен. Бик белдекле әфәнделәр Талаша табып җаен. Радионы тыңлыйм дисәң, Нервың нык булу кирәк. Җыен шырдый-бырдый гына, Рәтле җырлар бик сирәк. Гәҗит-журналга язылабыз, Акчаны кырып-себереп. Бәяләр бик тешли хәзер, Бер дә булмый җиткереп. Кибеткә дип барган идем, Бәяләр арткан тагын. Халыкның эш хакы җитми Туйдырырга тамагын. Яшь гаиләләр бала тапмый, Чөнки җитми акчасы. Акчасы булганнары да Таба алмый бакчасын. Мәктәптә дә балаларның Котын алып торалар. Мәҗбүри ЕГЭ бирдереп, Башларын катыралар. Санкция дия-дия, Бәгырьләрне теләләр. Чит илгә дә бара алмый Хәзер безнең түрәләр. Эшләгән акча җитмәгәч, Кредитка батты халык. Бирәчәген уйламыйча, Бар теләгәнен алып. Авырлыклар узар-китәр, Безнең өчен ни алар. Балалар сау булып үссен, Имин булсын дөньялар.

Русский перевод

Пенсии растут всё выше, А карманы - не толще. Ох, потолстели бы славно, Дай им тысяч пятьдесят. Так не вышло, так не стало, Сколько ни трудились мы, Как ни бились - не богатели, Не взлетели над нуждой. Утром выйду - двор дерётся: Два петуха в крови кипят. Олигархи да начальство Состязаются в богатстве. Включишь телевизор - повсюду Ток‑шоу на каждом канале. Очень умные господа Спорят, где им спорить надо. Если радио включаешь - Нервы должны быть крепки. Шорох да пустая болтовня, Редко песни по душе. В газеты‑журналы пишем, Деньги соскребаем до крошки. Цены нынче больно кусают, Никак не дотянуть. В магазин я как-то вышел - Цены снова подросли. Зарплаты людям не хватает Накормить свой живот. Молодые семьи не рожают - Денег нет, не на что жить. Да и у кого они есть - Садик всё равно не найти. И в школе детей пугают - Душу выматывают. Обязательный ЕГЭ сдавать - Головы им затуманят. «Санкции» твердят и твердят - Сердца режут на куски. Даже за границу нынче Наши власти не летят. Раз не хватает заработка - Люди в кредиты увязли, Не думая, чем отдавать, Берут всё, чего хотят. Тяготы пройдут да сгинут, Что они для нас теперь. Пусть растут здоровы дети, Мир да будет на земле.